Сыер-кәҗәләргә бирелә торган субсидия алудан өмет өзгән авыл халкы: «Егерме мең бирәләр дип белерсең»

В Балтаси

Әмма әле башка елгы мәшәкатьләр быелгысы янында чүп кенә булган икән. Быелгысына берсе дә җитә алмый.

Башка елларны да бу субсидияне – ике-өч мең сум акчаны – әллә ничә төрле документның күчермәләрен алып, җирле үзидарәгә барып, гаризалар язып, килешүләр тутырып ала идек. Ала идек дигәч тә, анысы да саклык банкына махсус счетыңа күчә, беренче елында шуңа күрә «Сбербанк»та саклык кенәгәсе булмаганнарга ачтырырга туры килде.

Юкса менә шушы кадәр документлар турындагы барлык мәгълүмат компьютерга кертелгән. Алар инде, югалмаган-үзгәрмәгән очракта, башка мәшәкать тудырмаска тиеш иде кебек. Терлек санын да ел саен җирле үзидарә хезмәткәрләре, өйдән-өйгә йөреп,  барлый, документ тутыра. Язын-көзен терлекләрдән кан алганда ветеринарлар да баш санын исәпкә ала, мал иясенең дә исем-фамилиясен язып куя. Шулай булгач, бу процедураны компьютер аша гына, беркемне эштән бүлми-аптыратмый гына да эшләргә вакыт ләбаса.

Юк, болай булса, кешечә була бит. Бездә исә киресенчә. Бер елны инде мәшәкатеннән туеп, документлар тапшырмаган идем, бәлки алдагы елгы документлар буенча акча күчерерләр дип. Күчерделәр ди… Әмма әле башка елгы мәшәкатьләр быелгысы янында чүп кенә булган икән. Быелгысына берсе дә җитә алмый.

Бөтен мәшәкатьләр яздан ук башланды. Апрель башларында (башка елны терлекләр көтүгә чыгар алдыннан була иде) ветеринарлар, өйдән-өйгә йөреп, (анысын да эш көнендә, эш сәгатендә оештырырга кирәк), маллардан кан алдылар. 600 сум акчаңны түләгәч, үткән ел субсидия кем исемендә булган, шуның исеменә квитанция тутыралар. Тик аның өчен кан салынган пробирканы мәдәният йортына  (клуб булмаганлыктан бездә… мәчеткә) илтеп бирергә кирәк. Алдырдык. Илтеп бирдек. Акча түләгәнлеккә чек бирделәр.

21 апрельдә инде безне  күрше авыл клубына (дүрт авылны бергә дип укы), шулай ук эш көнендә, иртәнге сигезгә сыерлардан кан алдырганга килешү төзү өчен паспорт, ИНН, саклык кенәгәсендәге счет номеры, акча түләгәнлеккә чек белән килергә куштылар.

21 майда «Ватсап»тагы  төркемгә авыл җирлеге урынбасары мондый белдерү куйды (аларны гаепләвем түгел, алар кушылганны эшләүче. Андый белдерүләр алга таба бик күп булачак, аларны ничек язылган – шулай бирәм): «Хөрмәтле сыер һәм кәҗә асраучы хуҗалыклар! Субсидия бирелгән вакытта кемнең налоглары бар, субсидия бирелмәячәк дигән хәбәр килде. Налоговыйдан түләнмәгән налоглары юк дип справка алырга кирәк. Справка булмаган очракта управление запрос бирә налоговыйга, бу озакка китәчәк. Шуның өчен справка ала торыгыз. Шулай ук җир участогы турында выписка кирәк, быелгысы, анысы түләүле – 460 сум дип язалар. Анысына үзем запрос язам»…

Шул ук көнне бераздан яңа белдерү: «Хәзер справка кирәк түгел диләр. Һәркем госуслуги аша кереп карасын, налогы бармы-юкмы икәнен, булса, түлисе була».

28 июньдә исә мондый белдерү: «Бу атнада, 29 июньнән башлап, сыерларга һәм кәҗәләргә субсидия алучыларга МФЦга мөрәҗәгать итәргә һәм салымнар буенча бурычлары булмау турында белешмә алырга кирәк. Субсидиягә гариза биргәндә бу кирәкле документларның берсе. Паспорт, СНИЛС белән барырга. Вет.договорда кем язылган, шул кеше исеменә алырга кирәк була».

1 июльдә исә: «Субсидия буенча МФЦга барасы түгел, справка алырга. Кирәк булса, хәбәр бирермен. Беркая да барасы түгел». Монысы районның барлык халкы МФЦны штурмлый башлагач, пәйда булды. Иртә таңнан барып, урамнарга кадәр чират сузылып (әле ярты көн торып, справкага заявка гына калдыра алучы бәхетлеләр аз гына була)… берничә көн мәшһәр булганнан соң шушындый карарга килделәр булса кирәк (мин, билгеле, барып тормадым).

3 июльдә исә: «5 июльдә авыл җирлегенә килеп, субсидиягә гариза бирүегез сорала. Ветдоговор, акча түләгәнгә квитанцияне алып килергә онытмагыз. Паспорт, ИНН, Сберкнижка копияләре алып килергә кирәк. Җиргә выпискага запрос язып, бар кешегә дә алдык, налоглар буенча запросны әзерләдек. Алары сездән кирәк булмый».

Их, мин әйтәм, инде ул ветдоговорны, акча түләгән квитанцияне кайдан табарга, кабат кирәк булыр дип уйламадым бит, дим. Шулай да эзләп таптым. Ташлаучылар, тапмаучылар да булган. Берничә сыер асраган кешеләр дә кирәк түгел дип уйлаган, алар инде субсидия алучылар исемлегеннән төшеп кала дигән сүз.

5 июль көнне бардык. Бөтен кәгазьләрне тутырдык.

7 июльдә исә кабат белдерү: «Субсидия алучылар! Гариза кем исеменә язылды, шул кешенең СНИЛСлары кирәк. Шалтыратып әйтсәгез дә була, копия дә ярый. Әле хәбәр бирделәр, миңа ачуланасы түгел!»

12 июльдә: «Ветеринар хезмәтләр өчен тутырылган документларны авыл советыннан килеп алырга кирәк. Заявкалар электронно эшләнелә. Шәхси кабинеты булган һәр кеше эшли ала. Аның өчен телефонга плей маркет аша «мои субсидии» дигән приложение скачать итәргә кирәк. Шул приложениега кергәч, ул сезне автомат рәвештә госуслуги РФнең шәхси кабинетына кертеп җибәрә. Эшләү инструкциясен җибәрермен. Заявка белән договор кем исеменнән язылган, шул кеше исеменнән кертергә кирәк. Шәхси кабинетта «адрес регистрации» дигән өлеше тутырылган булсын. Алайса, заявкада адрес күренми һәм заявка «одобрить» итмичә, отказ ясарга туры килә. Сездән киткәч, заявка безгә килә һәм без тикшергәне управлениега китә. Дөрес булмас дип курыкмагыз, андый очракта бер тәүлектән соң яңадан биреп була. Әгәр тутырган вакытта дәвам итәргә бирми икән, миңа шалтыратыгыз, нәрсә дә булса чагышмый торган була. Вакытында эшләргә кирәк, срок 25 июльгә кадәр. Бер дә эшли алмаган очракта безгә килегез, бергә эшләрбез. Тутырган вакытта счет номерларын дөрес итеп языгыз, дөрес булмаса, акча күчмәскә мөмкин».

14 июль: «Җәмәгать, ник договорларыгызны килеп алмыйсыз, вакытында заявка бирергә кирәк. Дөрес булмаса, отказ кайта, озакка китә бит. 25 июльдә срогы чыга. Икенче потокка кайчан постановление чыгып, кайчан эшли башлый, анысын беркем белми… Адрес регистрации тутырыгыз, отказ кайта башлады, яңадан эшлисе була»…

15 июль: «Субсидия алучылар! Кемнәрнең адрес не указан чыкты, хәзер личный кабинетка кереп, адрес тутырып карагыз әле, шуның белән кереп китәр, бәлки. Кайбер кешеләрнеке шулай булды»…

Укып туйдыгызмы, җәмәгать. Мин дә арыдым. Ярты юлда ташлармындыр. Ышанам, андыйлар бер мин генә булмастыр (республика буенча хәйран булырбыздыр). 2300 сум (ялгышмасам, быел бер сыерга бирелә торган сумма бу), шушы кадәр ыгы-зыгы тудыру кемнәргә кирәктер. Авыл кешесенә ярдәм дип атала инде бу, тик нигәдер ярдәм түгел, алардан көлү кебек кабул ителә шул. Һәм сыер, кәҗә асраучылардан гына да түгел. Авыл җирлекләре дә, нәкъ безнең кебек, ике айлап шушы субсидия дип яши ләбаса…

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов:

– Әгәр шәхси хуҗалыкларда компьютер, яки Интернетка керү мөмкинлеге булмаса, тиешле документларны авыл советына тапшырырга кирәк. Шунда ук гариза да язарга кирәк булачак. Аларның барысын да компьютерга үзләре кертәчәкләр. Шартларга килгәндә, алар узган елгыдан берни белән дә аерылмый. Барысы да гади. Халыктан документлар 25 июльгә кадәр кабул ителә. Алар тикшерелеп беткәч, акчалар күчә башлаячак. Ул август урталарына туры килер, дип планлаштырабыз. Август аенда электрон форматта тагын документлар җыябыз. Бу юлы өлгермәгәннәр документларны шунда тапшыра ала. Әйе, чыннан да, квитанцияләрен таба алмаучылар да бар. Андый кешеләр документны ветеринардан кабат соратып алсын иде. Мал табибларында квитанциянең күчерелмәсе сакланырга тиеш.

P S. Авылдашым Рифатны очраткан идем. «Шәхси кабинетка пароль алу өчен ике көн МФЦ га бардым инде. Кичә төшкә кадәр чират җитмәде, кичке биштә алып кайткан идем, ачылмый, паролегез дөрес түгел ди. Бүген тагын бардым. Төшкә кадәр керә алмадым. Андагы чират! Төштән соң барып тормыйм инде», – ди…

Ватаным Татарстан

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru