"Яңгыр килешмәде"

В Балтаси

Социаль челтәрләрдә бәрәңге черүе турында видео таралды. Бу видеоны Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яшәүчеләр төшергән.

Видеода шәхси хуҗалыкта бәрәңге сабагын чабулары күренә. “Бер ай туктамыйча яуган яңгыр килешмәде – бәрәңге чери. Җәй буе бакчадан кермичә, карап үстергән бәрәңге менә шундый хәлдә. Бәрәңге пычрак, пирчәткә белән уып чистартык, кибәргә калдырдык. Менә бу аралап куелган черек бәрәңге өеме”, — дип эре бәрәңгеләрнең черек икәнлеген күрсәтәләр.

“Әле яхшы дип аралап куелган бәрәңгеләрнең дә черү ихтималы бар”, — дип борчыла авыл кешесе.

Реклама

[embedded content]

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

baltasi.ru