Ай саен 10 мең сум булырмы?

В Балтаси

Әлеге акчаны бала тәрбияләүче һәр гаиләгә бирмәкчеләр.

“Гадел Русия” – хакыйкать өчен” депутатлары Дәүләт думасына августның икенче яртысында балалы гаиләләргә ай саен 10 мең сум түләү турындагы проектны кертергә планлаштыра.

– Моның турындагы закон проектын августның икенче яртысында кертәчәкбез. Хәзер без исәпләүләр белән шөгыльләнәбез. Ярдәмне алучы беренче категория – балалы гаиләләр. Без ай саен балалары булган гаиләнең һәр әгъзасына 10 мең сум түләргә тәкъдим итәбез, – дип белдерде партия рәисе Сергей Миронов.

Мәсәлән, бер баланы тәрбияләүче ялгыз ана 20 мең сум алачак, ягъни һәр кешегә 10 мең сум. Биш кешедән торган гаилә: ана, ата һәм өч бала – ай саен 50 мең сум алачак.

Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, беренчел исәпләүләр буенча, моңа елына якынча 7,5 триллион сум кирәк булачак, дип яза Кызыл таң.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru