Табиб балаларның коронавирус белән авыруы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде

В Балтаси

Авыру, симптомсыз узган очракта да, йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый.

Балалар кичергән Сovid-19 авыруы йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый, хәтта чир симптомсыз узган очракта да. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары сөйләде.

Шулай итеп, баланың йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр – миокардит (симптомнар барлыкка килгән мизгелдән  2-4 атнада күренә), мультисистемалы ялкынсыну синдромы (ковидны кичергәннән соң бер айдан ) барлыкка килергә мөмкин.

«3-6 айдан соң overlap-синдромнар рәвешендә өзлегүләр башлана – бу организмда өстәмә аутоиммун авырулары», – диде Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар белгече-кардиологы Әлфия Дроздова.

Институтның балалар гастроэнтерология бүлеге мөдире Мария Ерохина коронавирус кичергән балалар ашказаны-эчәк тракты авырулары белән дә очрашырга мөмкин, дип сөйләде.  

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru