Зәмирә Рәҗәповага төрле хәбәрләр язып, кимсетмәкче булалар икән. Бу хәбәрне ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.
«Синең белән ирең йокламыйдыр да, карт бит син», — дип язган аңа бер кеше.
Зәмирә үзе аптырап тормаган. «Юк, йокламый. Минем белән йокыга китеп булмый», — дип җавап кайтарган ул.
«Уф, кешеләр, ник сез шундый», — дип көрсенә Зәмирә.
Инстачылар нигә мондый хәбәрне челтәргә куясың, язар әйбер беткәнмени, дип сорый. «Үзең укыгач җитмәгәнмени, бөтен кеше белергә мәҗбүри түгел бит», — дип яза бер инстачы.
«Бик кызмагыз әле, бу бит уйдырма, язылучыларны активлаштыру өчен», — дип фаразлый башка берәү.
Зәмирә сорауларга җавап биргән. «Күз алдыгызга да китермисез, шундый хәбәрләрнең күпмесен урап узам мин. Ләкин монысына күз йома алмадым», — ди ул.
Инстачылар шундый хәбәр язган кешенең фотосын куярга сорый, аны «бәхетсез» дип язалар.
Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/sine-bel-n-ire-yoklamyydyr-z-mir-r-povany-kart-dip-kimsetk-nn-r/
Фото: Салават Камалетдинов