Эшләпәле дус яки укучыбыздан киңәш

В Балтаси

Быелгы яңгырлар гөмбәчеләргә куаныч китерде. Халык мәш килеп гөмбә җыя, куанычы белән интернет та уртаклаша.

Реклама

«Гөмбәләрнең бик күп төре баш төрткән быел. Бик белеп кенә җыярга кирәк. Берүк агуланудан сакланыгыз. Моның өчен гөмбәне пешергәндә янына башлы суган салып карарга киңәш итәләр. Суганның төсе үзгәрсә савытта тормыш өчен куркыныч «эшләпә» бар дигән сүз. Бәлки бу ысулны күптән белүчеләр, кулланучылар бардыр… белмәүчеләр өчен бәлки файдасы тияр… Гөмбәләрегез тәмле булсын», дип үз киңәшен бирә актив укучыларыбызның берсе булган Көшкәтбаштан Лилия Гарифуллина… 

baltasi.ru