Королева Елизавета II ертык джинсы чалбар яратмый

В Балтаси

Принц Гарри Меган Марклга мәхәббәт буенча өйләнешә алды. Ә менә яраткан киемен ул киеп йөри алмаячак. Оныгының дресс-кодын Бөек Британия королевасы Елизавета II үзе күзәтеп торачак.

 Хәзер королева яши торган Шотландиянең Балморал замогына барганда 37 яшьлек Меган Маркл да танкетка һәм ертык джинсы чалбар кимәскә тиеш, дип кисәткәннәр.

“Королева джинсы чалбарны яратмый, шуңа күрә Меган Марклка ертык джинсыны Фрогмор-коттеджында (Сассек герцоглары резиденциясе) гына кияргә туры киләчәк”, дип яза “Sun” гәзите.
Герцогиня хәзер Шотландия дизайнерлары тәкъдим иткән киемнәрне генә кияргә тиеш. Королева белән бергә ул чиркәүдәге гыйбадәтләргә дә йөри башлар дип көтелә.

Эш шунда ки: Меган Маркл күптән түгел үзенең ахирәте Серена Уильямс өчен җанатар булап барган Уимблдон турниры тамашачыларын джинсы чалбар киеп килеп шаккатырды. “The Times” гәзите язганча, шул сәбәпле аны королева ложасына кертмәгәннәр дә.

Реклама

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фто : PA VVire сайтыннан

baltasi.ru