Алсу Фазлыева өченче тапкыр әни булды!

В Балтаси

Кичә, ягъни 21 июнь көнне райондашыбыз, Куныр авылы кызы, танылган җырчы Алсу Фазлыева өченче тапкыр әни булды.

“Бу баланы мин бик озак көттем… Әйтәм бит: карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, хәтта моның хакта артык уйланып, хыялланып йөрергә дә курыктым. Көн дә Ходаемнан “Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булып тусын”, дип сорадым.
Әтисе, котлыйм! Без хәзер күпбалалы гаилә! Ике баһадирдай улыбыз һәм кечкенә принцессабыз бар. Аллаһыга шөкер!”, дип сөенече белән бүлешә Алсу инстаграм битендә.

Реклама

Алсу һәм Азат Фазлыевларны ихластан котлыйбыз. Балаларын тигезлектә, бәхеттә үстерергә, игелекләрен күрергә насыйп булсын!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru