Пычак кадаган да йокларга яткан

В Балтаси

Билгеле булганча, бу көнне алар үз фатирларында хәмер эчкән.

Дәүләкән районында яшәүче исерек хатын үз улына пычак кадаган.

Билгеле булганча, бу көнне алар үз фатирларында хәмер эчкән. Аннары, һәрвакыттагыча, тавыш чыга, шуннан соң исергән ир йокларга ята. Аның йоклап киткәнен көтеп торып, әнисе берничә тапкыр улына пычак кадый. Шуннан соң хатын үзе йокларга ята.

Ни майтарганын ана улының мәетен тапкач, иртән генә аңлап ала. Ул үзе полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер бөтен хәл-шартларны да тикшерүчеләр ачыклаячак, дип яза Кызыл таң.

фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru