Әмир сер бирми. Кемнәргә? (+фото)

В Балтаси

12 августтан 16 августка кадәр Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейда Кукмара металл савыт-сабалар заводы призына шахмат уены буенча супертурнир үтте. 

Реклама

Бу ярышта Кукмара, Нократ Аланы, Яр Чаллы, Балтач районнарыннан иң көчле яшь шахматчылар катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, киеренке уеннардан соң беренчелекне Кукмарадан Диана Гарәфетдинов яулады, икенче урында Балтач районы Бөрбаш авылыннан Әмир Абдрахманов, ә өченче урында Нократ Аланы шәһәреннән Чыңгыз Сәитов. Призёрлар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Кукмарадан якташыбыз Ләйсән Надеева.

baltasi.ru