Бозлы елгага килеп төшкән автобуста һәлак булучылар саны 19га җиткән

В Балтаси

Забайкальеның Сретинск районында юлда барган автобус елгага төшеп китә. Һәлак булучылар саны артканнан арта бара.

Автоһәлакәт Моготуй – Сретинск – Олочи автоюлында була. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, юлда барган автобусның алдагы көпчәге шартлый, шуның нәтиҗәсендә автобусны уң якка тарта башлый һәм ул күпер өстеннән Куенга елгасына килеп төшә. Салонда 43 пассажир һәм автобус йөртүче була. Баштарак – ун, аннан – унбиш һәлак булучы турында хәбәр ителсә, хәзер инде үлүчеләр саны 19га җиткән дип белдерелә. Йөртүче үзе дә һәлак булган.

Әлеге елга боз белән капланган. Эвакуция эшенә боз ватылып, автобусның су астына китү куркынычы да тоткарлый икән.

http://shahrikazan.ru/

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru