«10 яшьтә мөкәйләргә өйрәнеп, 11 яшьтә тәпи киттем…»

В Балтаси

ТМТV телеканалындагы «Сер булып калсын» тапшыруында Ризат Рамазанов балачагында аның белән булган кызганыч хәл турында сөйләде. Баксаң, ул 3 ел урын өстендә ятып, 10 яшендә генә кабат мөкәйләргә өйрәнеп, аннан соң гына тәпи киткән икән…

— Кечкенә чакта авылда итек киеп хоккей уйный идек. Аерыла алмый уйнадык. Аның зыяны сәламәтлектә чагылды: бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар «Пертеса авыруы» дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә — шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды… 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары — тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем.

Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: «Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде», — дидем. Мендем. Аннары: «Эх, велосипед белән менәргә иде», — дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә…
Ходаема мең рәхмәт!

http://shahrikazan.ru/

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru