Безгә ни җитми?

В Балтаси

Адәм баласына бернәрсә дә ярамый: эссе булса да, зарлана, салкын булса да, зарлана.

Реклама

«Матур итеп кенә җәйләр кереп киткән идек, җәе җәй булмады… бер матур көне булмады бу җәйнең… Җәй көне рәхәтләнеп су да коена алмадык… Җәй мени бу , чып-чын көз бит…» Халыкта телендә йөргән бу сүзләр һәркемгә дә таныштыр. Адәм баласы һәрчак зарлана. Бераз гына шөкер итү дигән хис онытыла бара. Юкса, көннәре булып беренче кат печәнен дә җыя алдык. Бу көннәрдә икенче кат печән җыябыз. Җиләге дә мулдан булды. Инде менә ярыша-ярыша гөмбә җыябыз. Зарланырга урын бармы? 

baltasi.ru