“Татмедиа” җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы бәхет Газыйм Сабиров белән Алсу Сабирҗановага елмайды. Газыйм абыйга иттаркыч чыкса, ә Алсу кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Бәхетле райондашларыбызны редакциягә чакырып бүләкләячәкбез. Бу хакта алдарак хәбәр итәчәкбез.