Гимназия укучылары – ДОСААФта (+фоторепортаж)

В Балтаси

Оешма хезмәткәре Хәлим Хөсәенов балаларны машиналар белән таныштырды.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Балтач гимназиясенең 1нче И укучылары ДОСААФта экскурсиядә булды. Оешма хезмәткәре Хәлим Хөсәенов балаларны машиналар белән таныштырды, юл йөрү тамгалары, юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, тренажёрларны күрсәтте. Балаларның күп сорауларына җавап бирде. Экскурсияне оештырган Рафил һәм Минзилә Фәйзрахмановларга, Хәлим Хөсәеновка, укучыларны чәй белән сыйлаган Гөлфия Закировага зур рәхмәт.

Чулпан Габделганиева,

Балтач гимназиясенең 1 нче И сыйныфы җитәкчесе

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru