29 районда укучыларның белеме гадел бәяләнмәгән

В Балтаси

«Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кирәк», — ди Рафис Борһанов.

Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча, Рособрнадзор Татарстанда укучылар белеме гадел бәяләмәгән районнарны ачыклаган. Бу — 29 муниципаль районда 53 мәктәп. Бу хакта бүген «Тәрбия — белем бирү сыйфатын күтәрү факторы» темасына республика август киңәшмәсендәТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирү, Рособрнадзордан алынган нәтиҗәләргә җентекле анализ үткәрү һәм укытучылар белән тиешле методик эш оештыру мөһим», — диде министр.

Бөтенроссия тикшерү эшләре — урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерү чаралары. Мондый тестлар беренче тапкыр 2015 елда узган. 9-11 сыйныфларда укучыларның белемнәре БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы өчен сайланмаган предметлардан сынала.

Фото: Владимир Васильев/архив

https://tatar-inform.tatar

baltasi.ru