Район хәрби комиссары котлый

В Балтаси

Сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз елдан – ел кими бара.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм! Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз елдан ел кими бара. Безнең районнан да сугышның беренче көннәрендә үк, фашистларны тар-мар итү өчен, үз үзләрен аямыйча көрәштеләр, күбесе яу кырында мәңгегә ятып калды. Тылда да җиңел булмаган: бөтен ир-ат эше хатын-кызлар, балалар җилкәсенә кала. Алар фронт өчен кирәк-яракны әзерләделәр, кырларда иген үстереп, урман кисеп, җылы киемнән тегеп, Җиңү көнен якынайттылар. 9 май – Җиңү бәйрәме – сугыш кырында ятып калган миллионнарча совет солдатына, тылда хезмәт куеп изге өлешен керткән ветераннарыбызга һәйкәл булып тора! Мондый сугыш беркайчан да кабатланмасын, кан-яшь түгелмәсен иде. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, солдат хатыннары, сугыш чоры балалары! Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, балалар, оныкларның кадер хөрмәтендә, дөньялар имин булып бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Иң изге теләкләр белән Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru