Игътибар – намаз вакытлары үзгәрә

В Балтаси

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүе хакында хәбәр итә.

Ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 нче майдан 6 нчы майга каршы төндә) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. Быел әлеге вакыт Рамазан аена туры килүенә игътибарыгызны юнәлтәсебез килә, дип яза Диния нәзарәте сайты.

Нәкъ менә шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голамәләр шурасы тарафыннан ТР календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

Реклама

Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46-нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:44 сәгатьтә керә, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иртәнге намазның башлану вакыты – ураза башлану вакыты булып тора.

Диния нәзарәте сайтыннан

Чыганак: Интертат

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru