Товарның ценниктагы һәм кассадагы бәясе төрле булса нишләргә?

В Балтаси

Мондый хәлгә юлыкканда кибетнең администраторын чакыртып, бу хәлне ачыкларга кирәк.

Ценник — үзенә күрә оферта килешүе, шуңа күрә товарны шунда күрсәтелгән бәядән сатарга тиешләр. Бу хакта юрист Сергей Чернышовка сылтама белән «АиФ» басмасы яза.

Реклама

Хәтта «алмаштырырга өлгермәдек» дип әйтсәләр дә, товар ценникта күрсәтелгән бәядән сатылырга тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, бу сезнең проблема түгел. Администраторны чакыртыгыз һәм бәядәге аерма берничә сум гына булса да шикаять итегез. Административ хокук бозулар кодексының «Кулланучыларны алдау» маддәсен (№ 14.7) һәм аның буенча каралган шактый зур штрафларны исләренә төшерегез, дип киңәш итә юрист.

Чыганак: Интертат ; фото: «Татар-информ» / Владимир Васильев

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru