Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: авыртуны ничек аерырга?

В Балтаси

Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.

Остеохондроз – алар арасында иң таралганы. Статистикага күз салсак, бүген халыкның 80 проценты нәкъ менә шуннан интегә. Күпләрнең гомерлек «юлдашы»на әверелгән бу чирдән ничек котылырга? Табиб-невролог, реабилитолог, физиотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева белән әнә шул сорауга җавап эзләдек.

– Остеохондроз – умырткалыкны, аның дискларын зарарлаучы авыру, – ди табиб. –  Ул күзәтелгәндә умырткалар гына түгел, аның янәшәсендәге буын да үзгәрә. Остеохондроз шактый еш очрый. Еш кына ул кан әйләнеше бозылу аркасында пәйда була. Остеохондроз офис, банк хезмәткәре кебек көн буе утырып эшләүчеләр арасында күбрәк очрый. Авыр әйбер күтәреп эшләүче йөк бушатучы, эретеп ябыштыручылар да бу чир белән яхшы таныш.

– Күпләр остехондрозны йөрәк авырту белән бутый. Аларны ничек аерырга?

– Аларны, дөрестән дә, бик еш бутыйлар. Йөрәк авыртканда, кеше конкрет кайсы җире авыртуын төртеп күрсәтә алмый. Остехондроз вакытында исә кеше кайсы төше авыртканын төгәл белә. Йөрәк авырту кул, муен, теш казналыкларына бәрергә мөмкин. Ул кешенең нинди халәттә торуына бәйле түгел. Остехондроз вакытында исә авырту бер урында гына борчып тора. Кеше билгеле бер халәттә, яки ниндидер хәрәкәт ясаганда, мисал өчен, иелгәндә авырту көчәюне сизә. Андый чакта, гадәттә, умырткалык буыннары авырта.

– Остеохондроз вакытында организмда тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Остехондроз вакытында буыннар сызлый. Умырткалык тирәсендә авырлык сизелә. Бу урында чәнчү, ою кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Остеохондроз вакытында гади генә эш башкарганда да арка авырта башларга мөмкин. Мисал өчен, хатын-кыз хәтта ашарга пешергән вакытта да уңайсызлык сизә ала. Бу вакытта еш кына буй-сынга да зыян килә. Кеше йөргәндә дөрес итеп түгел, ә үзенә уңайлы поза сайлап атлый башлый. Шуның аркасында умыртка баганасы кәкрәя. Моннан тыш остехондроз вакытында баш әйләнергә, баш авыртырга, кул-аяклар оерга да мөмкин.

– Остехондрозны ничек дәвалыйлар?

– Ул күбрәк олы кешеләр чире дип кабул ителә. Бу – гомуми төшенчә. Хәзер мондый диагнозны куймыйлар да диярлек. Чөнки ул умыртка баганасы белән бәйле бик күп үзгәрешләрне (спондилоартроз, умыртка бүсере, протрузия һ.б.) үз эченә ала. Шуңа күрә остехондрозны дәвалар алдыннан иң элек аның ни сәбәпле килеп чыкканын ачыкларга кирәк. Аны, нигездә, авыртуны баса торган препаратлар, ялкынсынуга каршы физиотерапия, магнит, рефлекс терапиясе ярдәмендә дәвалыйлар. Арка авыртканда махсус корсет, баш, муен авыртканда – Шанц якасы киеп йөриләр.

– Бу – күбрәк олы кешеләр чире, дидегез. Ләкин бүген остехондроз яшьләрдә еш очрый бит…

Реклама

– Хәзер остеохондроз дөрестән дә яшәрә бара. Бүген ул хәтта 15–16 яшьлек балаларда да очрый. Хәзер кеше аз хәрәкәтләнә. Чир яшәрүнең төп сәбәбе әнә шуннан гыйбарәт. Совет чорындагы кебек организмны ныгытучы күнегүләр, гимнастика ясаучылар да аз. Гаджетларга текәлеп утыруны өстенрәк күрәбез. Хәзер күп кенә балалар физкультура дәресләренә дә йөрми бит. Белешмә алалар да шуның белән шул. Бүген балалар арасында яссы табанлылык, умыртка баганасы кәкрәю дә еш очрый. Болар киләчәктә шулай ук остехондроз китереп чыгарырга мөмкин.

– Остехондрозны вакытында дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

– Аны вакытында дәваламау протрузия, умыртка бүсере кебек җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Андый чакта нерв тамырлары кысыла. Нәтиҗәдә, кешенең башы авырта, аркада чәнчү, ою кебек уңайсызлыклар сизелә башлый. Кайбер кешеләрнең күрүе начарланып, колагы да начар ишетә башларга мөмкин.

– Бу чирне өй шартларында дәвалап буламы?

– Остехондрозны өй шартларында гына дәвалау мөмкин түгел. Ник дигәндә бу – хроник авырту. Дөрес, остехондроз вакытында ясала торган махсус күнегүләр бар. Аларны рәхәтләнеп өйдә дә башкарып була. Әмма аларны бары тик белгеч белән киңәшләшкәч кенә ясый башларга кирәк.

Остеохондрозны кисәтү буенча Диләрә Шаһиева киңәшләре

Иң элек көндәлек режимны көйләгез. Вакытында ял итү бик мөһим.

Физик күнегүләр, гимнастика ясау да файдага булачак.

Бассейнга йөрү остехондрозны кисәтергә ярдәм итә.

Көн саен 9 сәгать утырып эшләгән кеше шимбә, ял көннәрендә бакчага чыгып кына әллә нәрсә эшли алмый. Организм талчыккан, буыннар каткан була. Шуңа күрә гәүдәне физик эшкә, физик күнегүләргә алдан әзерләргә кирәк. Авыр физик эш башкарганда, күнегүләр ясаганда билгә корсет киеп кую да зыян итми.

Чыганак: Ватаным Татарстан, Динә Гыйләҗиева

Фото: pixabay.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru