Кечкенәнең эче төш кенә

В Балтаси

Курмала авылына бик тә туры килә бу халык мәкале.

*Төп фотода: бертуган Ленар, Алмаз, Нияз Галиевлар. Егетләр җитештерә торган товарларның төрләрен санап бетерә торган гына түгел.

БЕРАЗ ГЫНА ТАРИХТАН

Курмалага 17 гасыр урталарында Норма авылы кешеләре нигез салган дигән фараз бар. Кайбер документларда ул Норма Курмаласы дип тә атала. 1748 елда инде авылда мәчет булуы һәм җимертелүе мәгълүм. Аннан соң агачтан зур булмаган мәчет, ә 1892 елда зур мәчет салына. 18 йөзнең ахырында авылда 28 хуҗалык булса, 1884 елда аларның саны 63кә җитә. Игенчелек-терлекчелектән тыш авыл халкы аучылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Үзләренә генә хас шөгыльләре дә була – мөгез һәм сөяктән тарак ясыйлар. Минһаҗетдин Шаһимәрданов кием тегеп сату белән шөгыльләнә, авылда вак-төяк сату кибете тота. 1919 елда, мәчет бинасында, беренче баскыч совет мәктәбе, 1930 елларда шунда ук уку йорты һәм кызыл почмак ачыла. 1962 елда клуб барлыкка килә. 1919 елның башында Курмала авыл советы оеша, 1932 елда ул – Чапшар, 1959 елда Балтач авыл советына кушыла. 1931 елда авылда колхоз төзелә, 1959 елда Ленин исемендәге хуҗалыкка берләштерелә. Бөек Ватан сугышына авылдан 48 ир-егет китә, 36ысы яу кырында ятып кала (Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе»ннән кыскартып бирелде).

Курмала авылы килгән кеше-ләрне берсеннән-берсе төзек, матур йортлары белән сокландыра. Аны кечкенә авыл дип әйтергә тел бармый. Замана авылы дигән исем күбрәк туры килер иде. Бердән, эшле дә, ашлы да, мул тормышлы халык яши. Икенчедән… монысына беркадәр каршылыклы җавап язма азагында. Авылда буш йортлар, биләмәләр күп түгел, читтән килеп урнашканнар да биредәге яшәү рәвешенә кушылган инде.

Авылга икенче сулыш 1990 елда – ул чактагы «Сельхозтехника» җәмгыяте үзенең ярдәмче хуҗалыгы итеп алганнан соң өрелә. Авылга кергәндә уң якта барлыкка килгән йортлар әнә шул еллар хатирәсе. Авыл эчендә дә 4-5 яңа йорт, яңа кибет, контора, мәчет, плотина төзелә, авылга кадәр асфальт юл килә, газ кертелә, зур теплица корыла… Кызганычка, әлеге идея авторы Гыйльфан абый Әшрәфҗанов мәрхүм булганнан соң яңа идарәчеләрне бу авыл әлләни кызыксындырмый. Бүген Илфир Габдрахмановның 80 баш тирәсе сыер асралучы фермасы гына бар. Теплицаларын да быел кормаганнар.

Авылда ике чишмә бар. Берсен Норма егете Фәнил Зәйнуллин ясатса, икенчесен – Чабынды елгасына (шул исемдәгесен) Рәшит Галиев эшләткән. Авылга керү юлында Ленар Әшрәфҗановның зур ике гаражда урнашкан тегермәннәре кала. Фуражга он тарталар. Инде дүрт еллап хезмәт итә икән. Аннан бераз китүгә, ерактан ук бер капка-койма күзгә ташлана. Монда кемнәр яшәгәнен сорап торасы да түгел: үзе капка, үзе реклама тактасы. Райондашларыбызга оста калайчы, интернет челтәрендәгеләргә актив язышучы,  шигырьләр язучы буларак билгеле Ирек Әгъләмҗанов хуҗалыгы бу. «2008 елда районда икенче булып бу эшне башладым. Бик вакытлы булды. Калай тәрәзә наличниклары, капка-коймаларга бизәкләр, почта тартмалары – бик популяр чор иде. Үзебезнең район авылларында гына түгел, республикада алып китмәгән районнар калмады бугай. Мари, Кировларга да, хәтта Санкт-Петербургка кадәр тәрәзә наличникларын алып киттеләр. Башта улларым белән, аннан хатыным Шаһидә белән эшләдек», – ди Ирек.

Реклама

Фотода авылның имамы, старостасы Рәшит Галиев үзе ясаткан чишмә янында

Бер авылда шушы юнәлештә эшләүче ике гаилә булса да, бертуган Ленар, Алмаз, Нияз Галиевлар, еллар үткән саен заманчарак алымнар өсти барып, бүген инде лазерлы-компьютерлы станоклар белән калай-тимердән бик күп төрдәге әйберләр, хәтта картиналарга кадәр ясый. Стеллаж-полкалар, эмблема, логотиплар, мангал, флюгерлар, сувенирлар, урам исемнәре, башка төрле табличкалар… ассортименттагы товарларын санап бетерә торган да түгел. Соңгы елларда тегү-чигү машиналары алганнар да, Алмазның җәмәгате Зөлфия бу төрдәге заказлар эшли башлаган. Галиевларның ике катлы эш урыннары авылның бер бизәге. Авылда мондый йортлар берничә. Шуларның берсендә яшәүче Фазылҗановлар күп итеп терлек асрап, мул тормышта яши. Балтачтан 2014 елда күченеп, матур йорт-җир җиткергәннәр. «Авылда, мал-туар асрап яшисе килде, – ди гаилә башлыгы Рөстәм. – Хатыным Алсу да каршы килмәде. 5 сыер, үгезләр (13 баш мөгезле эре терлек), кош-корт асрыйбыз… Казанда ветеринария академиясенең 4 курсында укучы кызыбыз Диләрә, мәктәптә 7 сыйныфта укучы улыбыз Кәрим дә буш вакытлары булганда бар эшкә булышалар». Аларның күршесендә генә яшәүче элекке сыйныфташым Рәмзил Нигъмәтуллиннар да күп еллардан бирле икешәр сыер, бозаулар, кош-корт асрап яши икән. Берничә ел инде бер сутыйлы теплицада кыярлар үстерәләр. Беренче кыярлар 9 майларга өлгерә, ди Рәмзил. Тормыш иптәше Тәнзилә Балтач урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уллары Раил авылда, кызлары Зөһрә Казанда эшли. Рәмзил үзе күп еллар «Сельхозтехника»да эретеп ябыштыручы булып эшләгән, шуңа пенсиягә иртәрәк чыккан. Хәзер мал-туар, теплица белән иркенләп эшләргә җай чыкты, ди. Алар Кариледән, 1990 елларда күченгән.

Авылда теплица белән шөгыльләнүчеләр дә, Курмалага күченеп гомер кичерүчеләр дә алар гына түгел. Киров өлкәсе Көлмез районында гомер кичергән Хәсәновларны да язмыш 2007 елда шушы авылга китергән. «Бездә ул чакта тирә-яктагы дүрт авыл берьюлы бетте. Балалар кечкенә, мәктәп яшендә иде әле, – дип искә ала ул көннәрне Гөлфинә ханым. – Без ул чакта 9 кешелек гаилә булып күчендек. Әле әтиебез Васил да исән иде. Ул үзебездә мулла иде, монда да өлкәннәр белән бик тиз дуслашты, мәчеткә йөрде. Биш ел элек вафат булды. Әниебез Флюра да намаз иясе, барыбызга хәер-дога кылып яши. Авылның табигате дә бик матур, кешеләре дә бик әйбәт, күптән ияләштек инде, күп итеп мал-туар асрап яшибез». Авылда мал-туарны күпләп асраучылар тагын бар әле: Хәлим Бариев, Мансур Җиһаншин гаиләләре…

Мансур абыйларның уллары Илсур янәшәгә генә зур итеп матур йорт төзеп, башка чыккан. Бүген яңа йорт төзүчеләр, каралты яңартучылар да бар. Заманча йортлар балкып утыра. Сатылып, хуҗасыз торганнары да, сатарга әзерләнгәннәре дә, әлегә бушлары да бар. Алар әлегә кеше яшәгән өйләрдән аерылмый, шуңадырмы, читтән килгән кешегә бу авылда тормыш гөрли кебек тоела.

Көек белән чиратлашып, үзара салым акчасына уен мәйданчыгы төзелгән, үткән ел Көектә авыл юлы тәртипкә китерелде, быел безнең чират диләр. 90 елларда авыл урамына мәчеткә кадәр асфальт салынган булган инде. Аннан соң авыл башына кадәрге өлеше яңартылган, теге өлешенә ЧПС программсы нигезендә вак таш салынган. Быел урам тулаем яңартылыр дип ышаналар.

СХТ конторасы булган бинада эшләгән ФАПлары ябылгач, авыл халкы бик кайгырган булган. Аннан да чыгу юлын тапканнар: мәчетнең котельный өлешендә шактый иркен генә, уңайлы бүлмә тапканнар. Көектән Алсу Гәрәева көнаралаш килеп, хезмәт күрсәтә. Дөрес, кайчандыр үз кибете, мәктәбе, клубы булган авылда инде бүген берсе дә юк. ФАПны үз кочагына сыйдырган, клуб ролен дә, үз ролен дә үтәүче мәчетләре бар, шөкер. Ярый әле, Норма белән ике ара бик якын, диләр. Кибет ачарга талпынучыларны да әнә шул ике араның якын булуы шикләндергән. Тик торган контора бинасын клуб итеп үзгәртеп булмасмы дигән хыяллары бар да. Чынга ашмасын белеп, бик өметләнмиләр. Кыш көне трасса туңып, дүрт хуҗалык бүгенгә кадәр сусыз калган. Җирле үзидарә шул мәсьәләне хәл итәргә булышса иде, диләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru