Канга баткан кызны күпфатирлы йорт баскычында тапканнар

В Балтаси

15 августта кичке алтылар тирәсендә Чаллы хастаханәсенә 26 яшьлек кызны китергәннәр.

Аны бер йортның 11 катындагы баскычтан канга баткан килеш табып алганнар. Бу хакта chelny-izvest.ru хәбәр итә.

Реклама

Медицина тикшерүе вакытында сәрхүш кызның эченә пычак белән кадалган һәм киселгән булуы ачыкланган. Аны реанимация бүлегенә озатканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://shahrikazan.ru/

baltasi.ru