Баласын икенче гаиләгә бүләк иткән

В Балтаси

Тагын бер баласын хатын, поездга утыртып, икенче шәһәргә җибәргән.

Новосибирск өлкәсендә ир-егет абыйсын һәм сеңлесен эзли. Аның сүзләренә караганда, аның туганнары ул бәләкәй булганда юкка чыккан.

Арытаба ачыклануынча, әниләре бер баласын икенче гаиләгә бүләк иткән булган, ә сеңлесен, поездга утыртып, исеме һәм туган көне язылган хат язып, икенче шәһәргә җибәргән.

Ир-егетнең үзен әнисенең апасы тәрбияләгән. Әнисе эчкән, ир-егетләр җәмгыятен яраткан һәм балалар аңа кирәк булмаган. Гомере буе ир үз туганнарын табарга омтыла, тик әлегә уңышсыз.

Әлеге вакытта ул, урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, бу хәл турында язып чыккан. Шулай ук, Интернет челтәрендә дә белдерүләр язган, дип яза Кызыл таң.

Фото:nsk-kp-ru сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru