"Гордонның да күзләре яшьләнде…"

В Балтаси

Рөстәм Нәбиев “Беренче канал”да “Мужское и женское” тапшыруында катнашкан.

Бу хәл 5 апрельдә булган. Ул үзенең язмышы тарихы белән Александр Гордон һәм Юлия Барановскаяга тәэсир итә алуы турында сөйләде.

– Иң дулкынландырганы Юлия Барановскаяның минем турыда сюжет караганда күзләре яшьләнүе һәм тапшырудан соң «мин сине кочаклап алу өчен бөтен эфир буена түздем» диюе, — дип язган Рөстәм. Гордонның да күзләре яшьле булган.

2015 елда Рөстәм Нәбиев армиядә хезмәт иткән вакытта, казарма җимерелү сәбәпле, аякларсыз калган иде. Узган елда ул Эльбруска күтәрелде, шуннан соң онлайн-режимда Русия Президенты Владимир Путин белән аралашты һәм тауга күтәрелүе турында фильм төшерү идеясен белдерде.

29 мартта Нәбиевның Гималай тавын яуларга җыенуы, ә Әмир Абдразаков исемендәге киностудиянең бу хакта документаль тасма төшерәчәге билгеле булды, дип яза Кызыл таң.

Фото: уфа1.ру

Автор: Резеда Галикәева

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru