Коронавирустан соң гадәти тормышка ничек кайтырга?

В Балтаси

Коронавирустан соң депрессия башланды, нерваларым бетте дигән сүзләрне еш ишетә башладык.

Андый кешегә ничек ярдәм итәргә? Ковидның нерв системасына йогынты ясавы хакында КФУның педагогика һәм психология кафедрасы ассистенты, педагог Динара Хаматвәлиева белән сөйләштек.

– Кешеләр коронавирустан физик кына түгел, ә психологик яктан да нык курка. Хәтта авыруны йоктырудан куркып, үз-үзенә кул салучылар да бар, диләр. Бу халәттән ничек котылырга? Әле авыру йокмаган килеш, аңардан курку дөресме?

– Стандарт булмаган ситуация туса, бик күп мәгълүмат, кеше сүзе, гайбәт булганда курку хисе, борчылу барлыкка килә. Яисә киресенчә, төгәл мәгълүмат булмаганда шулай булырга мөмкин. Шуңа да ышанычлы, рәсми мәгълүмат чыганагына ышанырга кирәк. Мисал өчен, Сәламәтлек министрлыгы хәбәрләре. Паникага бирелергә кирәк түгел. Ничә процент халык кая авырган, күпмесе терелгән… Без үз төбәгебездә авыручылар саныннан гына чыгып эш йөртергә тиеш. Мәгълүмат шаукымы бик көчле һәм ул психикага нык йогынты ясый. Әмма гадәттән тыш хәлне кире кагу да дөрес булмый.

Берәрсе белән аралашканда борчуыгыз артканны сизәсез икән, әлегә ул кеше белән аралашуны туктатып торырга кирәк. Чөнки кайбер кешеләр үзләренең халәтләрен, борчу хисен башкаларга да күчерә. Әгәр дә сездә борчу бар икән, бу проблемага аек акыл аша караган кешеләр белән аралашырга кирәк. Әйләнә-тирәгезне аек акыллы, көчле рухлы кешеләр белән баетырга тырышыгыз. Әлбәттә бу саклык чараларын кулланмау дигән сүз түгел. Физик халәтегез хакында да онытмаска кирәк. Иң мөһиме – физик активлыкны туктатмаска. Физик яктан актив булу сезне рухи яктан да баета.

Баланслы туклану, йокы режимы, су балансы да – барысы да мөһим.

– Авырый башлаганыңны белгәч, психологик яктан үзеңне ничек тотарга? Паникага бирелмәс өчен нишләргә?

– Әгәр дә сез бик борчыла торган кеше икән, үзегездә авыруның ниндидер билгеләрен күрә башларга мөмкинсез. Тик үзегезгә реаль күзлектән карарга кирәк. Начар хис иткән очракта да, диагнозны табиб кына куя ала. Коронавирустан башка, тагын гади ОРВИ, грипп кебек авырулар да бар һәм бездә көз, кыш айларында андый сезонлы авырулар белән авыручылар күп икәнен онытмагыз.

Беренче эш итеп паникага бирелмәскә, табибка барырга кирәк. Шул очракта гына сездә ковидмы-юкмы икәнен төгәл белеп була.

Борчуларыгыз халәтегезгә нигезләнмәгән икән, уйларыгызны позитив әйберләргә юнәлдерергә кирәк. Беренче вакытта бу авыр булса да, баш мие һәм организм аннан соң моңа ияләнәчәк.

– Вирус нерв системасына бик нык тәэсир итә диләр. Нерваларны саклап калыр өчен психологик алымнар, күнегүләр бармы?

– Әлеге чир белән авырган кешеләрдән бу хакта ишеткәнем бар. Авыр очраклар белән моңа кадәр дә очрашканлыкны, ул авырлыкларны җиңә алуны искә төшерергә кирәк. Шуны аңлау борчу хисен киметергә ярдәм итәчәк. Чөнки авырлыкларны җиңеп чыгу тәҗрибәсен эшкә җиңәргә кирәк. Якын кешеләр белән аралашу, дуслар ярдәм итә ала.

Кемгәдер спорт күнегүләре, саф һавада булу ярдәмгә киләчәк. Дингә якын кеше булсагыз, догалар уку медитациянең бер ысулы. Үзегезгә кайсы якын, шунысын сайлагыз.

Коронавирусның нерв системасына тәэсире хакында табиблар да, авыруны кичергәннәр дә күп сөйли. Үзегез генә авыруны җиңә аласыз икән, әлбәттә бу яхшы. Әмма табиблар, психологлар ярдәменнән дә баш тартмаска кирәк.

Һава гимнастикасы ковидтан терелгәннәргә бик нык ярдәм итәБорчу хисе туа икән, тирән сулыш аларга һәм һаваны чыгарырга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләргә. Бу гади генә киңәш, әмма бик нык ярдәм итә.

Безнең уйларыбызга “ябышу” бар. Ул үзеннән-үзе борчу тудыра. Уйлар һәрвакытта да дөрес булмаска да мөмкин. Төрле вакыйгаларга карата без күп нәрсәне башыбызда үзебез уйлап чыгарабыз.

Стресстан, борчулардан котылу өчен бер күнегү тәкъдим итә алам. Үзегездә борчу хисен тудырган мизгелләрне, ситуацияләрне кәгазь битенә языгыз һәм сезне нәрсә борчылырга этәрүен ачыкларга тырышыгыз. Көчсезлегегез нәрсәдә чагыла? Бу ситауция сезне ни дәрәҗәдә “изде”? Бу мәсьәләне ничек хәл итәсез? Бу ситуациядән нәрсә көтәсез? Бу борчудан котылу өчен нинди яхшы ысул беләсез? Сезнең күзаллавыгызда мондый хәлне җиңә алган кем бар? Шул сорауларга язып җавап бирергә кирәк.

– Якын кешенең ковидтан соң депрессиягә бирелүен күрсәң, аңа беренче ничек ярдәм күрсәтеп була?

– Хастаханәдә ятучы күп пациентларның хәле яхшы булмый һәм, гадәттә, аралашырга көчләре дә юк. Дуслары, танышлары, якыннары моны исәпкә алмыйча, аларга зур игътибар күрсәтергә мөмкин. Моның исә, үз чиратында, кире реакция китерү ихтималы бар. Кеше аралашырга күп көч түгә һәм хәлем яхшы түгел, сөйләшүләргә әзер түгелмен дип, якыннарын үпкәләтүдән курка. Кешене бөтенләй онытырга дигәнне күздә тотмыйм, бары кешенең хәлен истә тотарга кирәк.

Якын кешегез алдан чирләп, аннан соң авыруны башка туганнарына ияртсә, үзен гаепле санарга мөмкин. Ләкин алар бит моны махсус эшләми.

Депрессия, апатия, тирә-юньдәгеләргә битарафлык булырга мөмкин. Шуңа эмоциональ халәтне кайгыртырга кирәк, әлбәттә. Гаиләдә тыныч мохит булсын. Әгәр дә бу кеше үзе сезгә гадәти тоелган әйберләрне башкара алмый икән, беренче вакытта аңа ярдәм итәргә кирәк. Мисалга даруларны вакытында эчү, көн режимын көйләү, бүлмәне җилләтү һәм башкалар. Аны һава суларга җибәрергә кирәк. Кеше дүрт стена арасында ятарга ияләнгәннән соң, гадәти тормышка кайтару бик авыр. Якыныгыз карышырга да мөмкин, ул очракта үзегез аның белән чыгып керегез.

– Вирусның психологиягә йогынтысын табиб ярдәмендә генә, даруларсыз җиңеп буламы?

– Күп кеше коронавирустан хастаханәләрдә дәваланмый. Җиңел формада узса, өйдә дәваланырга мөмкин. Монда да кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Алар баналь, әмма бик ярдәм итә. Бу мәҗбүри физик күнегүләр, көн режимының төгәл булуы. Гадәти тормышка кайту авыр булса да, алга таба барысы да элеккедән дә яхшырак булыр дип яшәргә кирәк.

Тулырак: Шәһри Казан

Лилия Локманова.

Фото: pixabay.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru