Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән

В Балтаси

Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән. Видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Авария кичә кичке тугызлар тирәсендә «Весна» торак комплексында булган. Кадрларда баланың ир-ат белән юл аркылы чыгуы күренә. Автомобиль йөртүче кечкенә җәяүлене күрми һәм аны бәрдерә.

Шаһитлар әйтүенчә, малай әтисе белән җитәкләшеп зебра буенча чыккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә авария фактын расладылар.

«Бала исән. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-04-2021/kazanda-ber-balany-mashina-b-rder-e-videoga-el-kk-n-5817605

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru