Факел клубы хезмәткәрләре каникул чорында балалар өчен спорт мәйданчыгында бик күп төрле бәйге-ярышлар уздырды. Чираттагысы «Каршылыклы полоса» дип аталды. «Катнашучылар бик актив булды, үзара өч команда эстафета, футбол буенча көч сынашты», дип хәбәр итәләр оештыручылар.