Яңа ел бәйрәмнәрендә аракы сатуны чикләячәкләр

В Балтаси

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов Башкортстан хакимиятендәгеләрнең Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны чикләү турындагы тәкъдимнәрен хуплаган.

Бу хакта «Газета.ру» хәбәр итте.

Тумусов Россиянең һәр субъекты Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату вакытын мөстәкыль рәвештә чикли ала дип белдергән.

– Монда закон бозулар юк. Минемчә, бу кызыклы тәҗрибә — аның ничек эшләвен карарга кирәк, —  дигән ул.

Чыганак:shahrikazan.ru

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru