Данил белән Гөлүзә “Запорожец”та узышкан (+фото)

В Балтаси

Кышның соңгы көнендә Арча ипподромында унынчы тапкыр “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.

Әлеге чарадан райондашларыбыз да читтә калмый.  Данил Гыйләҗетдинов бәйгедә ел саен катнаша дияргә була.

– Быелгы  ярышлар аеруча кызу булды,- диләр  Гыйләҗетдиновлар.

Реклама

Быел исә Гөлүзә дә үзен сынап карарга булган. “Данил әйткәнгә күрә генә катнашкан идем,өченче призлы урын яуладым”,  дип сөенечләре белән уртаклашты райондашыбыз.

Ир-егетләр арасында 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашкан. Данил исә 6нчы урынга лаек булган. Гыйләҗетдиновларны ихластан җиңүләре белән котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru