Бавыр торты рецепты

В Балтаси

Бавыр — гемоглабинны күтәрү өчен бер дигән азык. Гемоглабины, кан басымы түбән булган кешеләргә бавырдан тәмле дә, файдалы да рецепт тәкьдим итәбез.

Кирәк булачак👇
✔Бавыр- 700гр
✔Суган- 2 данә
✔Кишер- 1 данә
✔Йомырка- 2 данә
✔Сөт- 150гр.
✔Разрыхлитель- 0,5 чзй кашыгы
✔Тоз-борыч.
✔Он 4-5 аш кашыгы
✔Майонез.

Эш тәртибе💪
👩‍🍳 Бавыр белэн бер суганны иттарткыч аша чыгарабыз.
👩‍🍳 Бавырга йомырка, сөт, разрыхлитель, тоз-борыч, он салып коймак куелыгында камыр туглыйбыз.
👩‍🍳 Майланган табада уртача зурлыктагы коймаклар пешереп алабыз.
 👩‍🍳 Суганны турап, кишерне уып кыздырып алабыз. Суынгач 1-2 аш кашыгы майонез салып болгатабыз.
👩‍🍳 Бавыр коймакларына эчлекне сылап, 5-6 катлы итеп өябез дә, җаныбыз теләгэәнчә бизибез.

Реклама

Ашларыгыз тәмле булсын😉😘

Тулырак: Шәһри Казан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru