Тоннель операциясе

В Балтаси

26 февраль көнне районыбыз юлларында янә махсус профилактик чара – «Тоннель» операциясе узачак.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Күпме кисәтүгә дә карамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белэн идарә итүче, саклык каешларын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арртыручылар гел күзәтелә.

Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән 26 февраль көнне районыбыз юлларында янә махсус профилактик чара – «Тоннель» операциясе узачак.

Район ЮХИДИ бүлеге

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru