ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләячәк.
25 февральдә Instagram туры эфирында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.
Ни өчен табиблар бу категория гражданнарны хәтәр төркеменә кертә, үзегезнең һәм якыннарыгызның организмына COVID-19ның тискәре йогынтысыннан ничек котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Бу сорауларга җавапларны татарстанлылар COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында ишетә алачак. Онлайн трансляция 11: 30 сәгатьтә башлана.
Эфирның темасы – “Туры йөрәккә. Кардиолог COVID-19ның йөрәк-кан тамырлары системасына йогынтысы турында сөйләячәк . Әңгәмәнең модераторы – ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Эфир COVID-19 таралуны кисәтү буенча ТР оператив штабының @stopcovid19.tatarstan һәм ТР cәламәтлек саклау министрлыгының @minzdravrt аккаунтларында узачак.
Трансляциягә сылтамалар:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru