23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.
Татарстан трассасында дүрт кеше үлгән юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде.
Кадрларда ике автомобильнең дә кузовларының шактый җимерелгәнлеге күренә, ә машиналар янында һәлак булган кешеләр ята.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, авария бүген көн уртасы тирәсендә республиканың Балык Бистәсе районында булган. Алдан ачыкланганча, «КИА» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, «Лада» машинасы белән капма-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше – ике машинаның да йөртүчеләре һәм «Лада» автомобиленең ике пассажиры һәлак булган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru