Мондый дәвамчылар булганда

В Балтаси

Йөзәргә өйрәнәсең килсә… дип елга уртасына тотып ату кебек булды бу.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек районыбызга кайткан яшь белгечләр, алар ирешкән матур нәтиҗәләр, шулай ук әти-әни, әби-бабайларының эшләрен дәвам итүчеләр турында сокланып: «Мондый дәвамчылар булганда авыл яши әле», дип, сөенеп язган идек.

Күптән түгел район алдынгылар җыенында бүләкләнгән, үз һөнәре буенча «хезмәт батыры» дип танылган яшьләрне күргәч, кабат шушы темага кире кайтырга булдык.  Шуларның икесе – «Татарстан» хуҗалыгыннан ике Фирдус турында хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин бик мактап сөйләде.

Балаларым белән бер чорда укыган бу ике егетне үзем дә шул еллардан әйбәт беләм. Икесе дә тырыш нәселдән. Фирдусләрнең берсе (рәсемдә уңда) элек бөтен республикага данлыклы ферма мөдире Гарифҗан абый Хәкимовның оныгы (әтисе Фидаиль, әтисенең бертуганы Зөлфәт тә районда мактаулы шофер һәм тракторчы. Зөлфәт «атказанган механизатор», җәмәгате Дания белән 2019 елда республиканың үрнәк гаиләләре буларак Президент кабул итүендә катнашты). Шулай килеп чыкты: диплом алып кайтып, бер ел эшләүгә, язгы чәчүдә инде Фирдусне баш агроном итеп куйдылар. Йөзәргә өйрәнәсең килсә… дип елга уртасына тотып ату кебек булды бу. Әмма җитәкчеләр дә курыкмыйча бу адымга барды (теләгәндә тәҗрибәлерәк белгечне табып була иде), Фирдус үзе дә тәҗрибәм аз дип тормады, тәвәккәлләде. Әлегә кадәр ышанычларын аклап килә. Бик белемле, төгәл, кайчан шалтыратып мәгълүмат сорасаң да, җавап бирергә әзер. Конкрет саннары да һәрчак кул астында булыр. Өстәвенә, тыйнак, ипле дә. Менә шушы бөтен сыйфатлары, мөгаен, аңа механизаторлар-белгечләр арасында да, башка хуҗалыктагы коллегалары арасында да югалып калмаска, «үз кеше» булырга ярдәм итәдер.  

Тәвәккәллек дигәннән икенче Фирдус та беренчесеннән һич калышмый. Ул да районда данлыклы механизаторлар нәселеннән. Әтисе ягыннан Гаяз бабасы Галимҗанов, районда беренчеләрдән булып «атказанган механизатор» исеме алган кеше, әнисе ягыннан Габдулла бабасы Салихов та терлек азыгы әзерләүче комбайнчылар арасында районда беренчелекне беркемгә бирмәде, ул да соңрак «атказанган механизатор» исеменә лаек булды. Әтисе Флүн дә эшләгән чорда алдынгы иде. Фирдусның инженерлык һөнәрен сайлавы тикмәгә түгел димәкче булам. Югары белем алып кайтуга, үзен куркынычсызлык инженеры итеп билгелиләр. Шул елны терлек азыгы әзерләүче комбайнга утырырга кеше эзлиләр. «Тел төбен» белер өчен генә Фирдуска да әйтеп карыйлар, ә ул икеләнеп тормый, мин югары белемле инженер дип тә карышмый, берсүзсез ризалаша да. Беренче елны ук бик әйбәт эшли.  Быел инде, әнә, районда җиңүчеләр арасында. Техниканы да шәп белә, бик тырыш, булдырып эшли. Ул да мәктәп елларыннан бик тәртипле, тыйнак булды. Мондый егетләрнең кайтып төпләнүе хуҗалык өчен генә түгел, авыл өчен дә, әти-әниләре өчен дә зур бәхеттер.

Гадәттә без яшьләрне булдыксыз, җиңел тормыш яраталар дип тәнкыйтьләргә яратабыз. Әмма тормыштагы күзәтүләр моның киресен раслый бит. Язмам геройлары ике Фирдуска әле алар белән бер елларда диплом алып эшкә кайткан тагын бер яшь белгеч – мең башлык мегаферма белән җитәкчелеккә алынган Фәрдус Тәкыевны да өстәргә кирәк. Ул инде бер ел эшләүгә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән һөнәри бәйгедә өченче урынны алган иде. Аны да терлекчеләр дә, җитәкчеләр дә мактап туя алмый. Ул быелгы җыенда сәхнә түренә күтәрелмәсә дә, аның да бу сафта булачагына шик юк.

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru