Госман абый тагын шаккатыра (+фоторепортаж)

В Балтаси

Нормадан Госман ага Хәсәншин  үз биләмәсендә шушы көннәрдә зур кунаклар кабул итте.

Аны районда белмәгән кеше сирәк, соӊгы вакытта балалар арасында да күренекле шәхескә әйләнде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ачык дәресләр үткәрә, балаларга эш күнекмәләрен бирә. Үзмәшгульлек программасы эшли башлагач, беренчеләрдән булып теркәлү узган.

Реклама

Шушы көннәрдә Госман ага зур кунаклар кабул итте. Районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән  ТР Икътисад министрының беренче урынбасары, эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Рәфкать улы Сибгатуллин җитәкчелегендә компетентлы белгечләр аның үз куллары белән эшләгән төрледән-төрле эшләнмәләренә соклануларын белдерделәр.

baltasi.ru