Карадуганда халык җыелган. Нигә?

В Балтаси

Карадуган авыл клубында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашында халык җыены булып узды.

Реклама

Җыенны Карадуган авыл җирлеге башлыгы Низамиев Камил Вәкил улы ачып җибәрде. Ул соңгы 5 елда башкарылган эшләргә хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыелышта 80 кеше катнашты, алар арасында җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп-бакча хезмәткәрләре, авыл картлары, дин әһелләре.  Очрашу барышында авыл җирлеген кызыксындырган темалар каралды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Халык җыены авыл үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.

baltasi.ru