“Сөйләр идең” (чишмә белән сөйләшү)

В Балтаси

Сөйләр идең әгәр телең булса,
Зур тарихын безнең якларның

Сөйләр идең әгәр телең булса,
Зур тарихын безнең якларның
Барлар идең кешеләрен
Килеп дога кылган картларын

Әйтер идең исемеңне
Туган елың кайчан башлана?
Гасырларны үтә-үтә су бирәсең,
Кодрәтен киң ничек саклана?

Яшәү урының шыксыз ерганак
Тыныч урын бакча артында
Тик билгесез үзең, никтер
Аз беләләр тарихың хакында

Кемнәр генә сиңа сокланмаган?
Кемнәр генә суың эчмәгән
Салкын суың белән сихәтләнеп
Тормыш газапларын кичмәгән

Исемеңне халык биргән”Салкын Чишмә”
Халык биргән сине яратып,
Бердән бере идең зур авылның
Яшисен гел узеңә каратып

Бәреп чыккан җирең шыксыз ерым,
Урман тарафына сузылган.
Купме суларынны агызгансың
Купме гомер юлын узгансың

Суга килгәннәр ерак “Болын” урамыннан
Сусыз урам “Беренче тау”, “Тегәр җептән”
Тубәнге мәһәлләне сыйлаган ул,
Килгәннәр “Сосна тыкрыгы” тубән очтан.

Гасырлар авазы булып калган
Салкын Чишмә сүзе-үзе дә,
Шушы исемдә йортелә хаман:
Салкын чишмә ерымы, инеше,
Салкын чишмә купере, ташлыгы
Һәм башка атамалар сузе дә

“Салкын Чишмә” изге булган диләр
Бу сүз борынгылардан калган ривәяттер?
Тормыш ваклыклары белән онытылган
Авыл хәтерендә сакламаган никтер!

Чишмәләр күп безнең якта
Тик тарихлары безгә билгесез
Миллион еллар инде алар яши
Хәләл су бирәләр өзлексез.

“Салкын Чишмә” Балтачта бердән бер
Кешеләргә китергәндер купме игелек?
Игелекле чишмәнең хәләл суы
Ходай тәкъдир иткән үзе изгелек.

Изгелеге аның нәрсәдә икән?
Бәлки бәреп чыккан урыны изгедер?
Бәлки туган елы, ае?
Фаразлар күп төрле:
Бәлки алар да дөрес урынлы.

Бәлки борынгы бабаларыбызның
Шушы җирдә нигез корулары изге булган
Игелекле хезмәт белән изгелекне саклап
Гомер сөрүләре кирәк булган.
Шулай яшәп купме гомер үткән
Шушы җирдә Әхмәт дигән авыл туган. (Балтач)

“Салкын Чишмә” белән сойләшу бу
Тарихын аның язу, барлау.
Туган якның серләрен өйрәнү
Белмәгәннәрне ачу, фаразлау.

Бу язманың хикмәте нидә, файдасы ни?
Хикмәте аның чишмә турындагы сөйләмнәрне,
Оныткан риваятләрне барлау,
Табигать өзеклеләрен ялгау.

Хәтер яңартасы иде, онытмаска
Кышкы чишмә хәлен, язмышын
Хәтер йомгагында гына сакланучы
Корт каплаган чишмә моңын тавышын.

Көч куате аның тиңсез
Уйласаң да сыймый акылга,
“Салкын Чишмә” исеме авыл истәлеге
Тарих сөйләр барысы хакында.

Язып калдырасы иде тормыш ваклырарын
Чишмә белән бәйле хәлләрне
Инеш буендагы кышкы бәкеләрне
Картлар утырткан тополь, талларны.

Әх бер кычкырасы килә,
Янгыратып чишмә буйларын.
Искә тошерәсе авыл кешеләрен,
Яшь кызларның керсез уйларын.

Миллион еллар гомер иткән”Салкын Чишмә”
Серле табигатьнең җанлы һәйкәле.
Сере аның бер Алахка мәглүм
Кирәк түгел безгә бүтәне.

Авыл хәтеренә уелганнар болар
Ә хәтер ул мәңге үлемсез!
“Салкын Чишмә” узе сөйләр иде
Җаны гел яшь, эмма ул телсез

Бәлки бабаларыбызның корган нигезе изге булган
Шул изгелек нәтиҗәсе булып
Без яшәгән җирлек, авыл туган
Бәлки изге сүзе

Чишмәне күргән, суып эчкән
Гонаһсыз бер мосавирның сүзе дер?
Гасыр авазы булып калган, югалмаган
Серле табигатьнең бүләге, үзедер?

Чишмә буе, чишмә юлы
Нигә алар якын куңелгә
Сере аның кайда яшеренгән?
Ник онытылмый гомер-гомергә?

Сере аның бәлки гомер агышыдыр
Үткән еллар яшьлек сагышыдыр
Үткәннәргә кире кайтып уйлаганда
Бәлки югалтулар ачысыдыр.

Нигә шулай? Заман үзгәрдеме?
Юкка чыкты куркәм гәдәтләр
Куренмиләр чиләк, көянтәле киленнәр дә җингиләр
Нигә шулай? Нинди сәбәпләр?

Дистә миллион ел яше булган
“Салкын Чишмә” изге эшендә
Ил сукмагы аңа өзелмәгән
Якын ул аны белгән һәрбер кешегә

Суга йөри хәзер ир-егетләр,
Машинада алар, көянтәләр кулланмый
Су буйлары, кое, инде онытылды
Монлы җырлар инде җырланмый.

Чишмәләр күп күрше авылларда
Матурлыйлар искеләрен, яңалары олгерә
Тик киленнәр современный, машинада
Чишмәгә дип күрше авылга элдерә.

Актарынып хәтер сандыгында
Искә алыйк авыл картларын
Алар утырткан бит инеш буйларына
Шомырт агачлары, топол, талларын

Юк инде бу агачлар, киселделәр күптән
Атамалары яши: Фахертдин таллары,
Мөхәммәтҗан, Габдрахман,
Салих,
Ганекиләр
Истәлеге булып үткән заманнын.

И табигать
Серле кукерәгендә
Сакланмас шул, юылыр эзләр
Тик юылмас уйлар, хәтирәләр
Җырга әйләнгән әйтелмәгән сүзләр.

Чишмә буе тал тирәк
Кош сайраганы сирәк.
Үткәннәрне аңлар өчен
Зирәк акыллар кирәк.

“Салкын Чишмә” суларында
Атлар эчерсән иде
Ярым белән бергә-бергә
Гомер кичерсән иде.

Инеш бакча башы инеш сукмаклары
Барда чишмә тирәсендә уралган
Урманчылар, җәен игенчеләр
Салкын су тутырып
Ерак басуларга юл алган.

Кирәк түгел салкын чишмәгә донья хәле
Аның үз законы – үз эше
Буйсынмаучан холык, куат
Гасырларны саный -саный су агызу
Илаһи зур могҗизага тиң көче.

Бакча башы сукмаклары очрашадыр
Юллар чаты чишмә янында.
Ерак басу “Сорнай” юлы
Сузыладыр урман ягына.

Курмала юлы дигән юл
Тошә урдән чишмәгә.
Базарчылар юлы дип
Халык аны әйтмәгәндер тикмәгә.
Товарлары артык мулдан булмагандыр

Хәзинәдә бары, булганы
Кили чабатасы, Чапшар корәкләре,
Курмаланың могез тарагы,
Юкә иләк, кипкән җиләк, сагыз,коймагы

Юлчыларның туктау урыны “Салкын Чишмә”
Җәяүелеләр товарларын куеп читкә
Бераз сулыш алган утырып
Кулын, битен юган,
Чишмә суын эчкән, учка тутырып.

Чишмә буе тукталышы, үткән чорның бер мизгеле.
Юлчыларның гаме башка уйлый базарны
Куңел түрендә бер сорау
Сатып булырмы икән товарны.

Тагы бер юл уңга китә
Кутәрелә үргә, “Тегәрҗеп урамына”,
Аны үтеп үр башына-булнискә
“Салкын Чишмә” – булнис юлы диләр
Шушы юлдан булнис су ташыткан
Җәен, кышын-ел буе.

Җәен ике тәгәрмәчле ат арбасы
Кышын бозга каткан чанасы
Агач сапка беркетелгән чиләк
Һәммәседә кирәк-яраклашу чарасы.

Бүген бармы алар? Булса кайда?
Тарих истәлеге арба, чанасы
Заманасы кызу үзгәрешләр, үзгәртүләр
Өлгерергә кирәк, чабасы да чабасы.

Килер бер көн
Әллә хәкимнәрнең эче пошып,
Әллә ходай кушып?
Уйладылар матурларга чишмә буйларын
Әкияттәге сихри ямьгә тореп
Яңартырга барсын булганын

Киләчәктә бәлки – монда урман булыр
Сайрар кошлар, очар куанып
Күргән белгәнҺәркем сокланыр
Туган матурлыкка тан калып.

Килер бер көн:
Балкыр әле юлың, сукмакларын, үрләрең
Сөйләр шунда берәү
Искә алып үткән көннәрен,
Алар яшәгән чор урнәген.

Җыелырлар олы яштәгеләр, бала-чага
Күрер өчен ошбу хикмәтне
Гапләшергә искә алып үткән чорны
Борынгысын, барысын.

Искә алу бу үткән чорны
Бабаларның хәл-әһвәләрен белү, тормышын
Буыннан буынга кучкән авыл хәтерен
Югалта барган йола, гадәтләрне
Яшәү үрнәкләре язмышын.

Килер бер көн …
Туар яңа буын
Югалган чорлар яштәше “Салкын Чишмә”
Мәңге яшәр Һәйкәл булып
Ил сукмагы аңа өзелмәс
Халык үтәр “безнең чишмә” дип аңа эндәшеп.

Бик еракта Тукай , Такташлардан,
Тиңләшә алмыйм Гарифҗанга, Гаташларга.
“Мин язам” – дип
Язам шулай, кайчак, саташканга.

Исемең калды “Салкын чишмә” булып,
Типкән урының ерым төбендә.
Шулай аталыр ул киләчәктә онытылмыйча
Халык телендә.

Борылмалы юллар, басма, купер,
Мавыктыргыч Һәйкәл уртада.
Куелган утыргычлар да бик килешле,
Кешеләр дә соклана, таң кала.

Сихри ямьгә төрде чишмәне буен,
Кабызылган төңге утлар яктысы.
Киләчәккә төбәлгән якты өмет,
Булып калса иде куңел чаткысы.

Языйм әле сузләремне,
Җилгә очмасын дип шигырь ахрында.
Явар киләчәктән халык рәхмәте,
Кемдер сөйләр синең хакында.

Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов
Балтач

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru