Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрүне анонслады

В Балтаси

«Китап» милли радиосы сайтында аудиокитаплар тыңлап була.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә «Китап» милли радиосы сайтында татарча аудиокитаплар тыңлап булу мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштырды.

Видеода җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова милли киемнән китапларны укып кына түгел, тыңлап булуы турында әйтә.
«Китап» милли радиосында аудиокитаплар тыңлап булу мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштырды.

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. Радионың баш мөхәррире — Алмаз Миргаязов.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru