Кунырда агачлар ак яфрак ярган? ( + фото)

В Балтаси

Куныр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары шушы көннәрдә сәхнәләрне гөрләттеләр.

Реклама

Сыйныф җитәкчеләре Нәҗипов Рамил абыйлары белән Ф. Яруллинның “Ак яфрак” әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларны, әти-әниләрен таң калдырдылар. Нәҗипов Рамил үзе дә мәдәният йортында узган һәр чараның үзәгендә. Кунырның алыштыргысыз Кыш бабае. Үзендә булган сәләтне укучыларына да күчерә алып, сәхнәгә ялт иткән “артистлар” чыгарган. Барысына да зур рәхмәт әйтеп, яңа уңышлар гына телисе кала.

Фото: Рамил Нәҗипов

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru