Һәр ярыш тәүгесе кебек

В Балтаси

«ТРның атказанган укытучысы» Уран Мостафа улы Ишморатов спорт сөючеләр өчен дә үз кеше. Легендар мөгаллим районда бокска нигез салган шәхес.

Берара онытылып торган әлеге спорт төренең инде ике дистә елга якын үз популярлыгын югалтмавы куандыра. Бу исә бокска нигез салган Уран Ишморатовның, 2000 еллардан соң әлеге спорт төрен янәдән торгызу, кире кайтару өчен җан атып йөргән тренерлар Рашит Тимербаев, Фаил Фәсыйховларның тынгысыз хезмәте югалмый дигән сүз. Яшь боксчыларыбыз районда гына түгел, республика күләмендә дә көч сынашып, Балтач данын еракларга таныта.

Райондагы бокс секциясенең тәүге карлыгачларының инде күбесе югары уку йортларында белем алып, хезмәт юлын башлады, кайберләре инде гаилә корырга да өлгерде. Безнең күзалдында үскән Солтан һәм Салават Фәсыйховлар, Азат Мөхәммәдиев, Улугбек Рахманов, Азамат Һадиевка алмашка килгән Зөлфәт Сөнгатуллин, Раил Хәлилов, Раил Гыйләҗетдинов, Адель Якупов, алардан соң рингка чыккан Әмир Ганиев, Артур Трофимов, Динар Сабитов, Рахман һәм Рамазан Газизуллиннарның зур җиңүләре, егетләрне бокс серләренә төшендергән тренерлар Фаил Фәсыйхов, Рашит Тимербаевлар хакында газета битләрендә еш яздык. Түгәрәкне оештырган көннәрдә балаларны җәлеп итү, шөгыльләнүгә кирәкле җиһазлар юнәлтү өчен тренерлар зур тырышлык куйды. Тәүге ярышны уздырганда хәтта үзебезнең ринглар да юк иде әле, анысын күрше районнан алып кайттылар. Мөмкинлекләр булмаганда да төрле юлларын таптылар: спонсорларга мөрәҗәгать итеп балаларга шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырдылар. Инде мондый мәшәкатьләр артта калып, барысы да җайга салынды. Бүгенге көндә бокс түгәрәге “Факел” яшүсмерләр клубында үз эшен дәвам итә. Егетләрне бокс серләренә тренер Васыйл Зәкиев төшендерә. Состав гел яңарып тора. Бокс белән шөгыльләнеп, зур чыныгу алганнар дусларын да үзләре янына дәшә. Балтачыбызның яшь буын боксчылары ярышларда сынатмый – сәләт һәм тырышлык, даими шөгыльләнү бокс сөючеләр өчен зур җиңүләргә юл ача. Районыбызда даими үткәрелеп торган ярышлар да моны дәлилләп килә.

Күптән түгел “Факел” клубы базасында дусларча очрашу узды. Ярышларны тамаша кылырга мөхтәрәм кунаклар – хәрби ветераннар Фәрит Галимов белән Андрей Павлов килгән иде.

Ярыш бик киеренке шартларда үтсә дә, кечкенәләр рингка чыккач зал аеруча җанланды. Көчләрне тагын бер сынау, башка боксчыларның алымнары белән танышу һәр катнашучы өчен бик урынлы булды. Хөкемдарларның кисәтүе, я булмаса очко бирүе, җанатарларның рухландыруы – һәммәсе дә боксчы егетләргә көч-куәт өстәде. Якыннарына көч биреп торырга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.

Мондый очрашулар вакытында күнекмәләрне ныгыту белән беррәттән зур рингка чыгар өчен мөмкинлекләр ачыла. Бу юлы да моның шулай икәненә кабат инандык. Җиңелчә җәрәхәтләр, җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы… Әнә шундый мизгелләр белән кереп калды тарих битләренә чираттагы ярыш.

Реклама

Өметле боксчылар Ислам Нәбиев белән Рөстәм Вәлиуллинның көрәшен залдагылар тын да алмый күзәтте. Рөстәм көндәшеннән өстенрәк булып чыкты. Ислам исә икенче урынга лаек булды.

Солтан Сөләйманов белән Арсен Веранян икесе ике үлчәү авырлыгында булсалар да, парлары булмау сәбәпе, рингка бергә чыктылар. Һәм әйтергә кирәк матур уен күрсәттеләр. Солтан беренче урынны яулады.

Тимур Федоров белән Раян Хөсәенов та рингта үзләрен лаеклы тотты. Егетләрнең ныклы әзерлекләре күренеп тора. Алдагы ярышлардагы чыгышлары белән чагыштырганда яшь боксчылар инде шактый шомарган. Тимур да, Раян да беренчеклене яулады.

Булачак боксчылар – Сәмир Нуретдинов белән Камил Әүхәдиев, Сәйдәш Хәбибрахманов белән Самат Нәбиевлар беренче мәртәбә ярышларда катнашуларына карамастан, үзләрен лаеклы тоттылар. Булдырдыгыз, егетләр. Киләчәктә дә сездән матур уеннар, зур җиңүләр көтеп калабыз.

– Мондый төр ярышлар көчләрне тагын бер кат барларга, башкаларның көрәш алымнарын күзәтергә, ә иң мөһиме, үз-үзеңне җиңәргә менә дигән мөмкинлек бирә, – ди “Факел” клубы тренеры Васыйл Зәкиев.

Васыйл әфәнде һәр ярышны тәүгесе кебек көтеп ала һәм һәрберсендә ярышлар ни рәвешле үтәр, максатлар акланырмы, имгәнүләр булмасмы дигән сораулар тынгы бирми тренерга. Аңлашыла да, җаны-тәне белән балаларны бокс серләренә төшендерүче остаз өчен бу борчылулар табигый күренеш.

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru