Рәйханә кызлары

В Балтаси

Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында район сыер савучылары ярышын әйдәүчеләр арасында Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Рәйханә апа Мифтахова да бар иде.

Реклама

Кулдашы Розалия апа Фазылҗанова белән алар бер генә елны да алдынгылар җыенында сәхнәгә күтәрелми калмадылар бугай.
Кырык елга якын сыерлар савып, лаеклы ялга киткән Рәйханә апаның эшен бүген ике кызы дәвам итә икән. Аларны Рәйханә кызлары дип кенә язганга, әтиләре Зөлфәт абый үпкәләмәс, шәт (язмабыз әниләр көне якынлашканда дөнья күрә, шуңа күрә сүзебез күбрәк әниләр турында). Зөлфәт абый үзе дә гомере буе шушы Кариле фермасында эшләгән булып чыкты. Бер кызлары Зөлфиянең тормыш иптәше Фидәриснең дә биредә эшләвен белгәч, “Сезнең ферма икән бу”, – дип куйдым.
Рәйханә апа белән Зөлфәт абый берсеннән-берсе тырыш дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Тәнзиләләре мәктәп ашханәсендә, Наиләләре сатучы булып эшли. Рисәлә белән Зөлфияләре бер үк фермада, бер үк сменада эшләсәләр дә, төрле төркемнәрдә эшлиләр булып чыкты. Фермага килү тарихлары да төрле. Рисәләләре Нормадагы һөнәр лицеен тәмамлагач, шушында эшкә килә. 2004 елдан бирле сыерлар сава инде ул. Группадашлары Илсөяр Фазлыева, Гөлнар Әлмөхәммәтова белән өчесенә 90 баш тирәсе сыерлар савалар. Савалар дигәч тә, ике кулларына бер эш икән дип уйлый күрмәгез, фермада кызларга аннан тыш та эш җитәрлек. Терлекләрнең асларын җыештыралар, он тутыралар, чәчелгән азыкларны маллар алдына китерәләр, аппаратларын юалар, абзарларны чистарталар дигәндәй… Кыскасы, тик утырасы түгел. Ике сменалы эшне дә, күплегенә карап, үзләренә җайлаштырганнар. Әйтик, беренче көнне фермага иртәнге дүрттә килеп, сигезгә кадәр, аннан көндезге бердән кичке алтыга кадәр эшлиләр, икенче көнне исә иртәнге дүрттән төшкә кадәр, ә өченче көнне төшке бердән кичкә кадәр эшлиләр. Шулай итеп тәүлеклек ял килеп чыга. Бер ияләнгәч, безгә уңайлы, диләр. Зөлфияләре фермага бераз соңлап, Казанда эшләп кайтканнан соң килә. Инде аның эшли башлаганына да сигез ел. Төркемдәшләре Римма Кәримова, Фоат Фазлыев белән быел гына кайткан яңа Джерси токымлы таналарны-сыерларны карыйлар икән. Һәр малның үз характеры булса да, читтән кайткан терлекләрне ияләштерү җиңелләрдән булмый. Җаваплылык та зур (алар гади сыерлардан, таналардан бермә-бер кыйммәт), өстәвенә, әлеге малкайлар “аяк белән уйнарга” да бик ярата, сакланырга да кирәк икән. Хәер, таналардан әйбәт сыер “ясау” һәрчак авыр, мәшәкатьле эш инде ул. Без килгәндә әле Зөлфиянең яшь бозаулар эчертеп, мәш килгән чагы иде (сәгатем тулды, смена бетте дип кенә аларны ташлап китеп булмый), шуңа күрә күбрәк Рисәлә белән сөйләштек. Сөйләштек дигәч тә, күрер күзгә үк бик тыйнак, аз сүзле Рисәлә эше турында әлләни ачылып китеп сөйләмәде. Сорауларга җавап биргәндә дә: “Гадәти эш бит инде алар”, – дип кенә куйды. Аның каравы, ферма мөдире Рәфкать Хәсәнов та, баш зоотехник Шамил Нуриев, хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов та бик мактады үзләрен.
– Сыерларың арасында күп сөт бирүче рекордчылар бармы? – дип кызыксынам Рисәләдән.– Их, барысы да шулай бирсә иде дисеңме?
– Бар, андыйлар да бар. Билгеле, шулай дисең инде. Бөтен сыерны да бер төрле карыйсың, тәрбиялисең бит. Ашату бик яхшы, күп тә бирелә. Сөтләре артып китсә, эшләргә үк кызык.
Рисәлә өч егеткә – Динислам, Илназ, Булатка гомер бирсә, Зөлфия белән Фидәрис гаиләсендә Азамат һәм Айбулат исемле ике егет үсә. Бер-берсе белән ярдәмләшеп, Рәйханә апа белән Зөлфәт абыйны малай оныкларга күмеп (үзләре дүрт кыз үстергән әти-әнинең, бәлки олы хыялы булгандыр әле ул), әниләре эшен бик тә уңышлы дәвам итә кызлар.
…Мондый дәвамчылар булганда…

Фото: Гөлзидә Газизуллина.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru