Балтач гимназиясендә Җәяүлегә кабул итү булды

В Балтаси

Балтач гимназиясендә 1и сыйныфы укучыларын Җәяүлегә кабул итү чарасы үтте.

Аны гимназия белән берлектә район ЮХИДИ бүлеге оештырды. ЮХИДИ инспекторлары балаларга бик күп сораулар бирделәр, һәм күп очракта дөрес җавап та ишеттеләр. Сораулар биреп кенә калмадылар, юл йөрү кагыйдәләрен үзләре дә яхшылап аңлаттылар. Ахырдан балаларга яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр, юл кагыйдәләре күрсәтелгән буяу китеплары бүләк иттеләр. Күңелле очрашудан хатирәләр дә күңелгә тирән уелып калды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru