“Рәхәт булса да торган җир”… Безгә язалар

В Балтаси

Хөрмәтле редакция! Бу хатны сезгә ерак Казахстан якларында гомер кичерүче якташыгыз Әхмәтхан Таңраев яза. Сезгә әнием – Яңа Салавыч кызы Зәйтүнә Шаһимәрдан кызы Мәрданова турында сөйлисем килә.

Гомеренең бик күп өлешен Казахстан якларында үткәрсә дә, ул туган авылын беркайчан онытмады, сагынып искә алды. Бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсә иде. Бәлки әле авылда аны хәтерләүчеләр дә бардыр, алар да аны искә алыр диеп ышанам.

Әнием 1921 елда Яңа Салавыч авылында туа, шунда башлангыч мәктәп тәмамлый. Ул гаиләдә икенче бала була. Кечкенәдән тырышлыгы белән аерылып тора. Бик яшьли өйдә әти-әнисенә булыша, яшүсмер чагыннан колхоз эшендә катнаша башлый. Бәлки ул гомере буе шунда яшәр дә иде. Тик бик күпләрнең язмышын үзгәртәчәк Бөек Ватан сугышы башлана. Әниебезне дә 1943 елда сугышка алалар. Ул алгы сызыкка ук эләгә. 248нче аерым дивизион зенит артиллериясендә ул хәрби кухняда баш пешекче булып хезмәт итә. Әлеге артиллерия тимер юл станцияләрен, башка үтә мөһим объектларны дошман авиациясе һөҗүменнән сакларга тиеш була. Калинин фронтында Балогое, Клин шәһәрләре астындагы, Мәскәү-Калининград тимер юл магистральләрен, Орша шәһәрендәге стратегик әһәмияткә ия станцияләрне һәм башка объектларны саклауда бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. Гел алгы сызыкта булгач, үлем гел алар янәшәсендә йөри. Мөһим объектларга авиация һөҗүме дә әледән-әле һәм бик көчле була шул. Әниебез шушы артиллерия составында Бөек Җиңү көненә кадәр хезмәт итә. Туган авылына 1945 елның июнендә кайта.

Бер ел колхозда эшләгәннән соң әниебез полкташ дусты – әтиебез Йосыф Таңраевка тормышка чыга. Сугыш елларында кабынган мәхәббәт гомерлеккә була. Мин дөньяга килгәннән соң алар Көнчыгыш Казахстан өлкәсенә, ерак Маркакүл районына күченеп китәләр. Биредә алар зур гаилә корып, гомер буе берсен-берсе хөрмәтләп яши, үзләре дә хезмәт алдынгылары булып мактала. Әниебез биредә колхозда башта сөт цехында, аннан ашханәдә эшли. Чисталыгы-пөхтәлеге, уңганлыгы белән таныла. Әтиебез белән алар безгә – өч малайга һәм дүрт кызга гомер биреп, барыбызны да белемле, һөнәрле, кешелекле итеп үстерделәр.

Мин үзем гаиләдә иң өлкәне. Ветеринария фәннәре кандидаты, доцент, Нур-Солтан (элекке Астана) шәһәрендәге агротехник университетта кафедра мөдире. Мөхәммәтхан энебез – инженер-механик, Әлимхан – слесарь-механик, Көлимә сеңлебез – финансист, Күбирәбез – табиб-терапевт, Бәхтикамал һәм Бәхет сеңелкәшләр укытучы булып эшләп, һәрберебез үз хезмәтебездә уңышларга ирештек. Әти-әнинең тәрбиясе, тырышлыклары бушка булмады, җилгә очмады. Гаиләләребездә дә алар үрнәгендә бәхетле булырга тырыштык.

Әти белән алар чын мәгънәсендә бик бәхетле, озын, тигез гомер кичерделәр. 21 оныкларын һәм 33 оныкчыкларын сөю бәхетен татыдылар. Алар авылда гына түгел, тирә-юньдә бик күпләргә үрнәк, хөрмәтле кешеләр булды, икесенең дә исемнәре районның Почет тактасына кертелде. Без, балаларыннан, онык-оныкчыкларыннан кадер-хөрмәт күреп, алар бик аз аерма белән генә, бер үк яшьтә диярлек бакыйлыкка күчтеләр. Әниебез икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән иде, ул шулай ук 1962 елда “Ана даны” ордены белән дә бүләкләнде.

Әти-әниебез турындагы якты истәлекләр гел безнең күңелләрдә саклана. Әниебез турындагы җылы истәлекләрне элекке авылдашларына, якташларына да җиткерәсе килде. Ни генә дисәң дә, әниебез туган авылын гел искә алды. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, – ди иде ул…

Шөкер, олыгайган көнемдә әниемнең  туган авылында, туган нигезендә булырга, туганнарыбыз белән якыннан аралашырга насыйп булды. Бабаебыз вафат булгач, Яңа Салавычка 1957 елда, унике яшемдә әни белән кайтуым, Шәмәрдәннән җәяүләп диярлек, бик авырлык белән кайтуыбыз истә. Ниһаять, үткән ел сеңлем Бәхтикамал белән Балтачка кайтырга тәвәккәлләдек. Дөрес, авылда инде бабайның каберен белүче табылмады, әнинең энесе Ягъфәр абый каберен зиярат кылдык, мәчеткә сәдака бирдек, Коръән укыттык. Ягъфәр абыйның гаиләсе белән якыннан таныштык, кунак булдык, әле дә аралашып торабыз. Әниебезгә мең рәхмәт, ул үзе дә гомере буе татарчасын онытмады, безне дә үзенең туган телендә сөйләшергә өйрәтеп калдырды. Камил белмәсәк тә, бу телдә аралаша, укый да беләбез әле. Туганнарыбыз белән аралашканда үзебезгә дә рәхәт булды.

Әхмәтхан Таңраев,
Казахстан.

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru