Узган тәүлектә Балтачта тагын бер кешедә COVID-19 диагнозы расланган

В Балтаси

Узган тәүлектә Татарстанда 39 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, ни кызганыч, шуның берсе Балтачта.

Татарстанда 39 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кертелгән, 38е элемтә юлы белән йоктырылган дип  хәбәр итә Республика коронавируска каршы көрәш штабы. Шулардан 5 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар төркемен урта яшьләрдәгеләр — иң күп аралашучылар тулыландыра, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 18 кеше короновирус йоктыруы ачыкланган. Аннан кала 60-70 яшьләрдәге өлкәннәр — кичә 9 кешедә әлеге чир расланган. Вирус яшен дә картында аямый, саклык чараларын барыбызга да катгый үтәргә кирәк

Авырручылар географиясенә килсәк, күпчелекне табигый ки Казан шәһәре тәшкил итә — 20, Югары Осланда — 5, Яр Чаллыда — 4, Түбән Кама һәм Әтнәдә өчәр, Биектауда — 2, Зәйдә һәм Балтачыбызда берәр яңа таҗлы вирус йоктыручы теркәлгән.

17 октябрьгә Татарстанда  барлыгы 7770 COVID-19 очрагы теркәлгән, 6702 кеше, шул исәптән 50се узган тәүлек эчендә савыккан.

Реклама

Тагын бер карт искәртеп узам — вирус бер кемне дә аямый, берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru