Фатирда "мумия" табылган

В Балтаси

Бу коточкыч хәлне мәрхүмәнең күршеләре ачыклаган.

Яр Чаллыда фатирда өлкән яшьтәге ханымның гәүдәсен тапканнар. Бу хәл турында полиция хезмәткәрләренә 79 яшьлек пенсионерның күршеләре хәбәр иткән.

Алар полициягә ялгыз хатын-кызны озак күрмәүләрен әйткән. Чакыру буенча килгән участковый, фатирны ачып, анда үлгән хатын-кызны тапкан. Мәрхүмәнең гәүдәсе «мумия» хәлендә булган.

Әлеге вакытта хокук саклаучылар Яр Чаллыда яшәүче ханымның үлемгә китергән хәл-шартларны ачыклый, махсус суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр итә урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ример Насретдинов

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru