Банкрот икәнсең, үзәккә кил

В Балтаси

1 сентябрьдән Татарстанның күпфункцияле үзәкләре гражданны судтан тыш тәртиптә банкрот дип тану турындагы гаризаларны кабул итә башлады.

Реклама

«Бөлгенлек (банкротлык) турында»гы Федераль законда хәзер яңа, судтан тыш, банкротлык процедурасы каралган, аннан күпфункцияле үзәкләр аша файдаланырга мөмкин. Ул, бурычлары 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булган бурычлылар, һәм суд приставлары тарафыннан ачылган эш, милек булмау сәбәпле ябылган (тәмамланган) очрактагы бурычлылар өчен каралган. Гариза белән республиканың 59 күпфункцияле үзәкләре офисының теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Дәүләт пошлиналарны һәм башка түләүләрне түләү таләп ителми, дип хәбәр итәләр район күпфункцияле үзәгеннән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru