Тәбриклибез! Җәлил хәзрәт Фазлыевның бүген гомер бәйрәме

В Балтаси

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның бүген гомер бәйрәме.

Бөрбаш авылында игенче гаиләсендә туып-үскән Җәлил хәзрәт совет заманнарыннан ук дини дәгъват алып барган мөхтәрәм зат.  20 елдан артык Балтач мөхтәсибәтен җитәкли. 2006 елдан республикабызның баш казые вазыйфасын башкара

Реклама

Күпсандагы китаплар авторы, танылган вәгазьче Җәлил хәзрәтнең нәсихәтләре Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен рухи байлык.

Җәлил хәзрәтне ихластан гомер бәйрәме белән котлап, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, ике дөнья бәхете, балалар һәм оныклар куанычы телибез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru