Балтач хастаханәсендә дәваланучы балаларга уйнар өчен мөмкинлекләр артты (+фото)

В Балтаси

Район үзәк хастаханәсендә балалар өчен уен зонасы барлыкка килде.

Реклама

Хастаханәдә балалар почмагын Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе активистлары урнаштырды. Бу күңелле вакыйга турында сайтыбызда язган идек инде.
Хәзер бүлектә дәвалану узучы сабыйлар көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Җиһазландырылган уен зонасында иркен йорт, өстәл белән уңайлы урындыклар, төрле төстәге карандаш һәм рәсем ясау өчен башка кирәк-яраклар, мольберт, пирамида һәм башка бик күп әйберләр бар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru