Район советы сессиясендә сүз нәрсә хакында барды? (+фото)

В Балтаси

Бу сәгатьләрдә район советы сессиясе бара.

Бүген Балтачта дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының беренче утырышы уза. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнаша. Сессия барышында сайлау нәтиҗәләре, Балтач муниципаль  район башлыгын, аның урынбасарын сайлау, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү, контроль-хисап палатасы рәисе вәкаләтләрен туктату турында, район советының даими комиссияләре турында мәсьәләләр карала.

Реклама

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районы башлыгы итеп Рамил Рәшит улы Нотфуллинны тәкъдим иткән. Аның әлеге тәкъдимен сессиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев җиткерде.

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып бара.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru