Күпфункцияле үзәктә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәчәкләр

В Балтаси

28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр җиде көн Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм итү атнасы дип игълан ителде.

Реклама

Күпфункцияле үзәкләрнең барлык 59 офисында да бу максат белән мөрәҗәгать иткән өлкән кешеләргә РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталларында шәхси кабинет булдырырга, һәм аларга үзләренә дә хезмәт күрсәтүне электрон рәвештә сынап карарга мөмкинлек биреләчәк. Теләкләре булган очракта, аларны торак-коммуналь хезмәтләр өчен дистанцион түләүләрне башкарырга, табибка язылырга һ. б. сайтларда төрле хезмәтләр алу тәртибе аңлатылачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru